Күзкәй авылында яшәүче 5 сыйныф укучысы Галиев Аяз талантлы баларның берсе.
- Аяз, үскәч кем булырга телисең?,- дип сорадым мин аннан, китапханәгә китап алыштырырга килгәч. Чөнки, беләм бит, аның әле ныгып та җитмәгән бармаклары пластилиннан могҗизалар тудыра. Кул эшләре белән өйләренә танышырга баргач, беркавым нәрсә әйтергә дә белми тордым. Мондагы фигураларның күплеге, һәм һәрберсенең җиренә җиткереп эшләнүе: нинди генә әкият геройлары юк монда! Бик күп транспорт чаралары, элекке һәм хәзер җир йөзендә яшәүче хайваннар, кошлар, мультфильмнан алынган персонажлар….
- Хәзер генә әйтә алмыйм әле кем булырга теләвемне, бәлки скульптор булырмын, бәлки башка юлдан китәрмен,- диде Аяз уйчан гына,- бик яратам шулай пластилиннан төрле фигуралар ясарга. Китаплар актарам, интернеттан да эзләнәм, күп очракта үзем дә уйлап табам яңа фигуралар. Шушы кул эшләрем белән төрле конкурсларда катнашам, күп диплом-грамоталар да оттым инде. Эшемне шулай бәяләүләре яңа идеяләр тудыра, фигураларны тагын да камилләштерәсе килә- ди кечкенә “скульптор.
Әйтергә кирәк, балачак- кеше тормышының маҗара-хыялга бай чоры. Килешәсездер, дуслар? Аяз да үзенең хыялларын ипләп кенә тормышка ашырып, тыйнак кына иҗат итеп ята. Кемгәдер күрсәтеп мактанырга тырышмый ул, үзе ясап- үзе куана. Район китапханәсе үткәргән күп кенә конкурсларда катнашып бүләкләр отты Аяз. Апрель аенда үткән “Без -Тукай оныклары” районкүләм бәйгесендә берьюлы өч бәйгедә үзен сынады: шигырь дә сөйләде, рәсем дә ясады, ә кул эшләре номинациясендә пластилиннан “Шүрәле һәм Батыр” фигуралары өчен 2нче урын яулады.
Без аңа киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез! Афәрин, Аяз!
Тәнзилә Шайхнурова
/автор фотосы
Нет комментариев