Сосновый Бор поселогы янында «Газель» машинасы янды
Бүген көндезге сәгать 2дә трассадан Сосновый Бор юлына борылган урында «Газель» машинасына ут капты. Автомобильнең йөртүчесе, «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче ир-ат, хәрәкәт вакытында салон эчендә панель астыннан ут чыгуын күреп ала. Туктап, кар белән сүндермәкче була, ләкин ут торган саен ныграк үрли. Аның әйтүенчә, машина якынча 10 минут эчендә янып...
Бүген көндезге сәгать 2дә трассадан Сосновый Бор юлына борылган урында «Газель» машинасына ут капты. Автомобильнең йөртүчесе, «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче ир-ат, хәрәкәт вакытында салон эчендә панель астыннан ут чыгуын күреп ала. Туктап, кар белән сүндермәкче була, ләкин ут торган саен ныграк үрли. Аның әйтүенчә, машина якынча 10 минут эчендә янып бетә. Телефоны сүнгән булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләргә дә тиз генә шалтырыта алмый. Үтеп баручылар хәбәр иткәннән соң гына, Комсомолец поселогының янгын сүндерү посты хезмәткәрләре килә. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтаховның әйтүенчә, «Газель» газ ягулыгы белән эшләгән. Янгын транспорт чарасының агрегатлар механизмы төзексез булу аркасында чыккан дип фаразлана. Бәхеткә, йөртүченең үзенә зыян килмәгән, кузовта товар да булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев