Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Солдатлар янына кунакка бардылар

Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев һәм җиде кешедән торган артистлар төркеме күптән түгел Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминск районы Калининец поселогында шефлык частенда булып кайтты. Әлеге частьта районның 13 егете, шулай ук Яр Чаллыдан 17 егет хезмәт итә. Район делегациясен егетләр бик сөенеп каршы алганнар, чәй өстәле...

Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев һәм җиде кешедән торган артистлар төркеме күптән түгел Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминск районы Калининец поселогында шефлык частенда булып кайтты. Әлеге частьта районның 13 егете, шулай ук Яр Чаллыдан 17 егет хезмәт итә. Район делегациясен егетләр бик сөенеп каршы алганнар, чәй өстәле артында аралашканнар. Районнан барган артистлар хәрбиләргә эчтәлекле һәм матур концерт бүләк иткәннәр. Җырчыларны тукайлылар һәм чаллылылар гына түгел, залдагы башка солдатлар да - барлыгы 300ләп кеше рәхәтләнеп тыңлаган. Атналык киңәшмәдә Дамир Вәлиев сәфәрдә булып кайткан артистларга рәхмәт хатлары тапшырды. «Мондый чаралар бик кирәк. Хәрби-патриотик тәрбияне тагын да көчәйтү мөһим», - дип белдерде район башлыгы Васил Хаҗиев хәрби комиссарның чыгышыннан соң. Әлеге юнәлештә Кнәз авыл җирлегендә эшнең башкаларга үрнәк булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев