Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнәгать паркы булачак

Районыбызның үз сәнәгать паркы булачак. Ул Биклән авыл җирлегендә урнашачак. Моның өчен бөтен шартлар бар. «Тукаевский» сәнәгать паркы өчен 85 гектар җир бүленгән. Район җитәкчелеге Россия тимер юллары компаниясенә парк буласы урынга тимер юл сузу кирәклеге турында да мөрәҗәгать җибәргән инде. Район башлыгы Фаил Камаев бу хакта район советы утырышында белдерде.

Инде сәнәгать паркында урнашачак резидентлар бизнес-планнар да әзерли башлаганнар. Аларны Татарстан Президенты каршындагы Инвестицион совет карап раслаячак. «Тукаевский» сәнәгать паркын булдыру район икътисады үсешенә зур йогынты ясаячак, халыкны эш белән тәэмин итүдә дә файдалы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев