Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сәламәтлекне бергәләп кайгыртабыз

Олы яшьтәгеләргә гриппка каршы прививка ясыйлар.

«Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гриппка каршы вакцинация буенча көзге кампания башланды. Безнең кадерле әбиләр һәм бабайлар грипп сезоны алдыннан прививкалар ясый башладылар.

Өлкән яшьтәге кешеләр өчен грипп үзенең нәтиҗәләре белән аеруча куркыныч. Вакытында прививка ясату-үпкә ялкынсынуы, бронхит кебек дәһшәтле катлауланулардан һәм башка авыруларның кискенләшүеннән иң яхшы саклау ул. Бу шулай ук әйләнә-тирәдәгеләр турында кайгырту чагылышы, чөнки вакцинация үзеңә авырмаска һәм туганнар һәм күршеләр өчен вирус таратучы булмаска ярдәм итә.

“Без үзебезнең тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр үзләрен якланган итеп хис итсеннәр һәм сәламәт булып калсыннар өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез”, - дип билегләп  үтә «Шәфкатъ» комплексы белгечләре.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Прививка ясагыз - бу гади һәм ышанычлы ысул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев