Республика көнендә районның «Иң яхшы ишегалды» аталды!
Яңалыклар

Республика көнендә районның «Иң яхшы ишегалды» аталды!

Яңа бистәсендә бәйрәмне иң матур мизгелләрнең берсе — «Яшь гаиләнең иң яхшы ишегалды» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды!

Якташларыбызның хезмәтләре һәм талантлары лаеклы бәяләнде.

Җиңүчеләребезне алкышлар белән котлыйк!

- «Ландшафт сәнгате осталары» –  Фәхриевлар (Мусабай-Завод) һәм Харасовлар (Әҗмәкәй) гаиләләре! Аларның ишегаллары-гармония һәм зәвык үрнәге.
-  «Алтын куллар» талантлары ияләре – Иске Гәрдәледән Нуриевлар гаиләсе! Аларның ишегалды жюрины осталыгы һәм уңайлылыгы белән таң калдырды.
-   «Иң чәчәкле хуҗалык» авторлары – Чанышевлар гаиләсе (ДНП «Солнечный»)! Аларның участогы төрле төсләргә һәм хуш исләргә күмелә.
— «Иң креатив хуҗалык» номинациясендә җиңүчеләр – Камалтдиновлар гаиләсе (Круглое Поле)! Аларның идеяләре оригинальлеге һәм фантазиясе белән сокландырды.

Барлык катнашучыларга рәхмәт! Сез безнең районны матуррак һәм уңайлырак итәсез.


Нет комментариев