Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда быел 600нче бала туды

24 ноябрь көнне районның ЗАГС бүлеге яңа туган 600нче баланы теркәде. Кечкенә Әмирхан 19 ноябрь көнне дөньяга килде. Бәхетле әти-әни - «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Альбина һәм Әхсән Бикмөхәммәтовлар. Әмирхан - гаиләдә өченче бала. ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина яшь гаиләне нәниләре туу белән котлады, баланың туу турында таныклыгын тапшырды,...

24 ноябрь көнне районның ЗАГС бүлеге яңа туган 600нче баланы теркәде. Кечкенә Әмирхан 19 ноябрь көнне дөньяга килде. Бәхетле әти-әни - «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Альбина һәм Әхсән Бикмөхәммәтовлар. Әмирхан - гаиләдә өченче бала.

ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина яшь гаиләне нәниләре туу белән котлады, баланың туу турында таныклыгын тапшырды, истәлеккә йомшак юрган бүләк итте.

Бүлектән хәбәр итүләренчә, ноябрь аенда 600нче бала теркәлү - соңгы еллар өчен иң рекордлы сан. Мондый күрсәткеч моннан 40 ел элек - 1976 елда булган. Ул вакытта ел буена 646 яңа туган бала теркәлгән. Аннары ел саен саннар әкренләп кими барган. 1990-2000 елларда цифрлар 200-250 тирәсендә генә тирбәлгән. 2010 елдан соң бераз арту күзәтелә башлаган - 400гә, 500гә, 580гә җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев