Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район чәчүгә кереште, хәерле сәгатьтә булсын

Шимбә көнне районда язгы чәчү эшләре старт алды. «Биклән» җитештерү кооперативы механизаторлары районда беренчеләрдән булып чәчүгә чыкты. Игенчеләр иртә таңнан солы чәчә башлады. Шулай ук 1 май иртәсендә «Кама» агрофирмасы, җиң сызганып, чәчүгә кереште. Ә калган хуҗалыклар чәчүгә бүгеннән керергә планлаштыра. Сишәмбе көнне «Биклән» җитештерү кооперативы басуында булып, чәчүнең ничек...

Без килгән мәлдә басуда ике трактор һәм ике агрегат арпа чәчү белән мәшгуль иде. Биредә шулай ук кооператив җитәкчесе Разил Димөхәммәтов һәм баш агроном Илшат Миннебаев та бар иде.

- 46 гектарлы мәйданда солы чәчүне ял көннәрендә үк тәмамладык, - дип сүзен башлады баш агроном. - Кичә борчакны да чәчеп бетердек. Анысы 50 гектар чамасы бар. Бүген иртән арпа чәчә башладык. Алла теләсә, көн азагында анысын да тәмамларбыз дип торабыз. Алга таба катнашазык, кукуруз, көнбагыш, берьеллык үлән чәчәсе кала. Бу культураларга ару гына мәйданнар планлаштырылды, - дип сөйләде ул.

Бүген чәчүдә икешәр механизатор, алты чәчүче, бер орлык тутыручы һәм бер ашлама ташучы эшли икән. Кичкә әлеге коллективка тагын ике трактор һәм ике агрегатта эшләүчеләр кушылачак.

- Егетләр көнлек нормаларын үтиләр. Әле 35 гектар урынына 46ны да чәчәргә җитешәләр. Әйтик, механизатор Илназ Нурмиев - үз эшенең остасы, булсынга дип, тырышып эшли, - дип эшчеләрне мактап алды кооператив җитәкчесе.

Илназ Нурмиев үзе Әгерҗе районыннан. Гомеренең 15 елын техника арасында үткәргән егет ул. Кооперативта бишенче язын эшли икән. Ел әйләнәсе тимер аты - тракторыннан аерылмый: язын чәчүдә, җәен печәндә, аннары сенаж әзерләүдә, көзен тагын чәчүдә һәм башка вакытта терлек комплексында эшли.

Кооперативның тагын бер ихтирамга лаек эшчесе - Өлфәт Сөләйманов. Биредә 30 елдан артык эшли ул. Бер эш тә ансыз бармый, үзенең КамАЗы белән бар җирдә дә кирәк икән. Бүген дә ашлама ташуда алыштыргысыз кеше.

Алдынгылар рәтендә тагын бер егет - Илдар Димөхәммәтов. Яшь булуына карамастан, үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән инде. Үз эшен намус белән башкаручы дип бәяләмә бирәләр аңа. Бүген ул орлык салып торучы агрегатта эшли.

Чәчү иртәнге 5тән башланып, кичке 8дә тәмамлана икән. Төшке һәм кичке аш басуга алып киленә. Кырда тәүлек әйләнәсе эшләүчеләр дә бар. Бу тырмада эшләүче егетләр.

- Һава торышы уңай булса, чәчүне 10 майга кадәр тәмамларбыз дип торабыз. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар, - дип алга куйган максатлары белән уртаклашты кооператив җитәкчесе безне озата чыккач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев