«Солнычный» паркында беренче тапкыр Новотроицкий мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган искиткеч «Пионнар фестивале» узды.
Пионның затлы 16 төре фестивальдә тәкъдим ителде. Тәҗрибәле бакчачылар бу җәйге гүзәлләрне үстерү серләре белән уртаклаштылар, ә фестиваль кунаклары аларны назлы таҗларына сокланып кына калмыйча, үз бакчалары өчен яңа сортны да карый алдылар.
Иң күңеллесе – фестиваль ел саен үткәрелә торган булачак!
Нет комментариев