Пай җирләре өчен түләнәчәк
«Пай җирләребез «Кама-Бекон» җәмгыятенә арендага бирелгән. Аренда өчен узган ел бу вакытта түләгәннәр иде инде. Быел нишләптер әлегә акча күчми. Хәлне ачыклый алмассыз микән?» - дип шалтыратты редакциягә Таулы Дөреш авылыннан Сәлимулла Бакиров. Сорауны «Кама-Бекон» предприятиесенә җиткердек. «Килешү буенча без аренда түләвен 2017 елның 15 гыйнварына кадәр башкарырга тиеш. Берничә...
«Пай җирләребез «Кама-Бекон» җәмгыятенә арендага бирелгән. Аренда өчен узган ел бу вакытта түләгәннәр иде инде. Быел нишләптер әлегә акча күчми. Хәлне ачыклый алмассыз микән?» - дип шалтыратты редакциягә Таулы Дөреш авылыннан Сәлимулла Бакиров. Сорауны «Кама-Бекон» предприятиесенә җиткердек. «Килешү буенча без аренда түләвен 2017 елның 15 гыйнварына кадәр башкарырга тиеш. Берничә җирлеккә акчаны түли башладык. Таулы Дөрештә яшәүчеләр борчылмасын: декабрь аенда аренда өчен аларга да акча күчереләчәк. Сумма узган елгы күләмдә калачак», - дип җавап бирделәр оешмадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев