Бәйрәм митингы да оешкан төстә үтте. Авылдашларны һәм килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева, район вәкиле - хакимият башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин котладылар. Митингта тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының урыны түрдән булды. Бәйрәмдә балалар тарафыннан бик эчтәлекле монтаж әзерләнгән иде. Чарага Ташкичү, Кызыл Байрак авылларында...
Бәйрәм митингы да оешкан төстә үтте. Авылдашларны һәм килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева, район вәкиле - хакимият башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин котладылар. Митингта тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының урыны түрдән булды. Бәйрәмдә балалар тарафыннан бик эчтәлекле монтаж әзерләнгән иде. Чарага Ташкичү, Кызыл Байрак авылларында яшәүчеләр дә килде. Мәктәп укучылары исә «Үлемсез полк» акциясенә кушылды, дип хәбәр итә безгә Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире Гөлшат Салихова.
Нет комментариев