Мотоциклист белән велосипедчы юл һәлакәтенә юлыккан
Яңалыклар

Мотоциклист белән велосипедчы юл һәлакәтенә юлыккан

Тукай районында 18 май көнне 16:45 сәгатьтә Бәтке авылы Гагарин урамында юл-транспорт һәлакәте булган.

Мотоцикл йөртүчесе (2009 елгы), Бәтке мәктәбе укучысы, Гагарин урамы буйлап балалар мәйданчыгы ягыннан ерак булмаган юл өлешендә велосипедчы (2016 елгы) белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәсе: велосипедчы түбәндәге җәрәхәтләр алган: маңгаенда тире асты гематомасы (сулда), ирене ертылган һәм борын аркасы имгәнгән, сул терсәк буыны имгәнгән.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев