Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәс авылында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туе узды

Бүгенге көндә районда 18 яшькә чаклы 149 инвалид бала бар. Мәләкәс авылында узган зур бәйрәмгә барысы да килә алмаган, билгеле. Сабан туенда 130дан артык сабый катнашты, шуның 70е - физик мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләр.

Сабан туен район башлыгы Васил Хаҗиев ачып җибәрде. Ул физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабан туеның район тормышында аерым бер әһәмиятле урын алып торуын, әлеге очрашу мизгелләренең нәни күңелләргә җылылык бүләк итүен әйтеп үтте. Килгән кунаклар арасында шулай ук «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыяте каршында эшләүче «Яз» Татарстан регион-

ара иҗтимагый хәйрия оешмасының генераль директоры урынбасары Светлана Симонова да бар иде.

Сабан туе программасында кызыклы чаралар, җыр-биюләр, шигырь сөйләүләр, уен-бәйгеләрдә катнашып бүләкләр алу - барысы да каралган. Балалар әти-әниләренә бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күтәренке, үзенә бертөрле дулкынландыргыч шартларда башланып китте.

Мәйданчыкның бер почмагында сабыйларга зарарсыз булган буяу белән битләренә, кулларына чәчәк, күбәләк, төрле җәнлекләр сурәтләре ясаталар. Икенче почмакта уеннар оештырылган. Алар арасында күзне яулык белән бәйләп әйбер кисү дә, чүлмәккә туп атып тидерү дә, чиләккә нарат күркәсе тутыру да, кармакка балык тоту да, чүлмәк вату да бар иде. Бүләк откан бәхетле сабыйларның йөзләрендәге эчкерсез елмаюны күреп, күңел сөенә.

Бәйрәм барышында «Ал жилкәннәр» бәйгесендә үз куллары белән ясаган эшләнмә белән җиңгән Кнәз авылы кызы - Виктория Сырыхка Светлана Симонова Мактау грамотасы тапшырды.

Бәтке авылыннан килгән «Балаган» балалар курчак фольклор театры сабыйларны көлдертте дә, үзләре белән уйнатты да. Шулай ук Сабан туе үткән мәйданчыкта теләгән һәрбер кеше кайнар чәй белән коймактан авыз итә алды. Бәйрәм уртасында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Тукай районы буенча җирле оешмасы секретаре урынбасары Роза Әбделмәнова партия исеменнән сабыйларның һәрберсенә туңдырма өләште.

- Әлеге бәйрәмнең төп максаты - физик мөмкинлекләре чикле булганнарга башка балалар белән аралашу шартлары тудыру, тирә-яктагыларның да игътибарын аларның проблемаларына юнәлтү, - диде «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Светлана Шәехова.

Бер малайны култыклап йөрүче ханымга күзем төште. Ул Бәтке авылыннан Зөһрә Гарипова булып чыкты. Сабан туена оныгы Булат белән килгән. Булат үзе Чаллы шәһәрендә 4нче сыйныфта укый икән.

- Булатның күзләре күрми. Кичә Сабан туе була дигәч, шатлыгын кая куярга белмәде. Бүген иртә таңнан торып утырды, түземсезлек белән көтте. Мондый Сабан туенда 6 ел рәттән катнашабыз. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, теләкләре көчле аларның. Үзенчәлекле балаларга бәйрәм бүләк иткән өчен, үзен кирәкле итеп тою мөмкинлеге биргән өчен аны оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Һәркемнең бу җирдә үзен кирәкле итеп тоеп, шатланып яшәргә хокукы бар, - диде Зөһрә ханым.

Сабыйларга бәйрәм бүләк итүчеләр арасында бәйрәмнең иганәчеләре - «ЕвроГрупп» компаниясенең җитәкчесе Алексей Миронов, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, «Биклән» җитештерү кооперативы җитәкчесе Разил Димөхәммәтов, «Бәтке коммуналь челтәрләре» директоры Григорий Петров, «Татарстан коммуналь челтәрләре» директоры Риф Миннекаев, «Спорт хәрәкәте» инвалидларның төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле оешмасы, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Мәләкәс авыл җирлеге депутатлары Илшат Гыйльметдинов, Әкрәм Җамалиев, Иске Җирекле авылында яшәүчеләр - Айдар Насыйбуллин һәм Фәрит Сәхәбетдинов бар иде. Оештыручылар да, Сабан туенда катнашкан һәркем дә әлеге игелекле кешеләргә зур рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев