Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минем карны кем урлады?

Ну, башлы да инде безнең авыл җирлеге башлыгы. Эшләмәгән эше, кылмаган гамәле юк. Иске Чүлмәк авылы халкына тынгы бирми: я йөгерү ярышлары оештыра, я өмәгә чакыра, һич тә булмаса, өй саен кереп хәл белешеп йөри. Шуңа да аны Гөлбикә дип чын исеме белән түгел, ә Җенлебикә дип йөртәләр. Үпкәләми үзе тагын, туры килә бит. Җенлебикә менә тагын бер бәйге уйлап тапкан. Шул турыда авыл халкының Whatsapp төркеменә язып та куйган. «Хөрмәтле авылдашлар! Иске Чүлмәк авылында шәхси хуҗалыклар арасында «Иң биек кар тавы кемнеке?» дигән бәйге уздырабыз. Тауларны урам коймалары янында ясарга, күренеп торсын. Срок бер атна. Иң биек һәм киң тау ияләренә бүләкләр биреләчәк. Беренче урын – бер тюк печән, икенче урын – бер капчык бодай, өченче урын – каз түшкәсе. Кызыксындыру бүләкләре да бар – балан бәлеше, ике кило прәннек, торт.»

Бу хәбәрне ишетеп авыл халкы аһ итте. Кемнәрдер көрәк тотып тау ясарга чыгып йөгерде. Кемнәрдер бу бүләкләрне кайдан алыр микән, дөрес булырмы дип уйга батты.
Икенче көнне Иске Чүлмәк авылы иртә таңнан гөрләп тора иде. Халык тырыша-тырыша, узыша-узыша кар көрәп, тау ясарга тотынды. Я кемнеке биегрәк була? Иске Чүлмәк авылында көрәлми яткан юллар бер-ике сәгатьтә ялт иттереп куелды. Авылда кар бетте. Мал караучы Самат, ат җигеп, чанасына төяп кырдан кар ташый башлады. Түбән оч Хәсән бөтен балаларын шәһәрдән чакыртып, иң биеге безнеке булырга тиеш дип өйдерә дә өйдерә тауны. Иске Чүлмәк авылы, әйтерсең, Кавказ таулары арасында калды. Анда тау, монда тау. Бала-чаганы якын җибәрмиләр, җимерәсез диләр. Көнләшүнең чиге юк: авылның югары очыннан «шпионнар» түбән очка килеп, кемнең тавы биегрәк, шуны карап китәләр дә, кайтып үзләренекен тагы да биегрәк итеп куялар. Авылда кар беткәч, кылый Хәйри малаена Чаллыга шалтыраткан, ди. «Улым, бер-ике КАМАЗ машинасы кар алып кайтып бушат әле, печәне тимәсә, бодае да әйбәт аның», – дигән ди. Хәйринең малае Чаллыда машинада кар түгүдә эшли икән. Моны белеп силсәвит Җенлебикә авыл башына каравыл куйдырган диләр – әгәр кар төягән КАМАЗлар кайтса, авылга кертмәскә!
Өе янына тау ясарга гомергә урамга чыкмаган ялкау кешеләр дә чыкты. Мин чирле дип алдашып яткан Әсма да кулына көрәк тоткан. «Балан бәлеше ашыйсым килә», – ди икән. Карны көрәп өеп куйган да, хәле беткәч өенә кереп киткән. Чәйләр эчеп, ике-өч сәгатьтән чыкса, кар өеме юк ди. Киткән авыл буйлап югалган карын эзләп. «Минем карны кем урлады? Кайтарыгыз урынына. Юкса, полициягә әйтәм!», – дип кычкыра икән. Табалмаган Әсма карын. Аны үртәп: «Тамгасы бар идеме?» – дип көлгәннәр ди. 
Быел кар күп яуса да, Иске Чүлмәк авылында карга кытлык. Авыл урамнары матур, карлар көрәлеп тау булган. Авыл җирлеге башлыгы Җенлебикә бу идеясеннән бик канәгать, менә ничек итеп кешеләрдән карны чистарттырып була икән? Ындырлар, бакчалар, су буйлары да чип-чиста.
Инде менә җиңүчеләрне дә ачыклар көн җитте. Авыл мәдәният йортына кеше сыймады, шуңа тантананы урамда үткәрергә карар кылдылар. Махсус комиссия авылдагы бөтен кар тауларын үлчәп чыкты. Алдан беркемгә дә кемнең тавы биек икәнне әйтмәделәр. Беренче урынны Садри алды. Әй, каршы төште халык, әй, кычкырдылар: «Ул бит карны тыкрыктан ташыды!»
Икенче урында Хәсән гаиләсе. Шулай булмый өй, абзар, сарай түбәләре ялтырап тора, бер кар да юк. Өченчедә – хезмәт укытучысы Илдар тавы. «Мәктәпнең бөтен кары шунда!» – дип монда да кемнәрдер ачуларын белдерде.
Аннан кечерәк тау ияләре башка бүләкләрне алдылар. Балан бәлеше ашыйсы килгән Әсмага да, тавы булмаса да, бер бүкән балан бирделәр. Җенлебикә бу призларга акчаны кайдан тапкан дисезме? Ай, хәйләкәр ул, үзара салым акчасын тоткан. Менә сиңа мә! «Үз акчасыз үзегезгә, әнә хәзер безнең Иске Чүлмәк тауларын күрергә туристлар килә, ничә тапкыр телевидение килеп төшереп китте. Сөенегез!» Авыл халкы бик канәгать иде, Җенлебикә дисәң дә җенле!
/ Николай Туганов фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев