Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов Тукай районын алдынгылар рәтендә дип билгеләде

Татарстанның 6 муниципаль берәмлеге - Тукай, Яшел Үзән, Буа, Түбән Кама, Әлки һәм Лаеш районнары авыл хуҗалыгы оешмалары республика тулай продукциясенең 36 процент өлешен бирә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды. Төп доклад белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш...

Татарстанның 6 муниципаль берәмлеге - Тукай, Яшел Үзән, Буа, Түбән Кама, Әлки һәм Лаеш районнары авыл хуҗалыгы оешмалары республика тулай продукциясенең 36 процент өлешен бирә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды.

Төп доклад белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәр бишенче өлеше Тукай районында җитештерелә.

Министр терлекчелек, үсемлекчелек һәм икътисад күрсәткечләре буенча 2016 ел нәтиҗәләренә карап төзелгән рейтингны да тәкъдим итте. Беренче унлыкка кергән иң алдынгылар: Әтнә, Балтач, Актаныш, Тукай, Саба, Буа, Кукмара, Зәй, Кайбыч, Яшел Үзән районнары.

Марат Әхмәтов коллегиядә район башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы җирлекләре җитәкчеләренә эшкә җигелмәгән мөмкинлекләргә анализ ясарга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев