Мәктәп ярминкәләре үтте
Үткән шимбәдә Казан шәһәренең агросәнәгать паркы базасында, ТРсы мәгариф һәм фән министрлыгы белән ел саен оештырылучы, муниципаль район берәмлекләре, белем бирү оешмалары катнашындагы «Осталар шәһәрчеге» – 2022 ярминкәсе үтте. Әлеге чарада республикадан 44 район катнашты. Алар арасындаТукай районы да бар иде. Безнең районнан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашу өчен җәмгысы 24 мәктәп килде. Шул исәптән, Теләнче Тамак авылының коррекцион интернат-мәктәбе дә.
Казан халкына һәм башкала кунакларына алар үзләре үстергән яшелчә-җимеш, консервацияләнгән ризык, камыр эшләнмәләре, кул эшләре тәкъдим иттеләр. Чарада катнашкан өчен, районыбыз белем бирү учреждениеләре ТРсы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кулыннан Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев