Кышкы юлларны вакытында чистарту район җитәкчеләренең аерым контролендә. Район эчендәге юлларны чистарту өчен подряд оешмалары җәлеп ителә.
Региональ автомобиль юллары «Татавтодор» оешмасының Яр Чаллы филиалына беркетелгән. Алар карамагында Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасы буенча 372 километр юл исәпләнә. Оешманың техника паркында 23 данә техника бар, шул исәптән тракторлар, грейдерлар һәм үзбушаткыч. «Кышкы чорда юлларны бозлавыктан саклар өчен 9 мең тонн тозлы-комлы катнашма әзерләп куйдык, – дип хәбәр итә баш инженеры Булат Садыйков.
Нет комментариев