Яңалыклар

Көзге балдан яшьләр бик канәгать калды

Кнәз авылының мәдәният йортында Көзге бал бәйрәме булды. Зал матур итеп көзге яфраклар, агач ботаклары белән бизәлгән иде. Стеналарда көз фасылы турында берсеннән-берсе матур плакатлар эленеп тора.

Оештырылган барлык бәйгеләрдә авыл яшь­ләре аеруча да актив булды. Алар бергәләшеп мәкаль­ләрне дә искә тө­шерде, көзге табыш­мак­ларга җа­вап та эзләде, кызык­лы викторинада да­ катнашты. Табынга куел­­­ган банан­нарны, кар­бызны, кавынны кул­­лар белән тимичә ту­лаем ашап бетерергә кирәк иде - яшьләребез монда да читтә калмады. Көлешә-көлешә күңел ач­ты. Аннары яшүсмерләр тәкъдим ителгән яшел­чәләрнең авырлыгы күп­ме булганлыкны үлчә­де,­ көз­­­ге такмаклар әйт­те, биеде һәм бер-берсенә ку­шылып җыр­лады. Актив яшь­лә­ре­­без рәтендә Стас Ве­ретен­ников, Илназ Гайнет­­динов, Тимур Гә­рә­ев, Максим Васильев, Ралина Сафина, Анже­лика Самойлова, Илнур Каю­мов, Наил Куз­не­цов, Лилия Хөрмәтул­лина бул­ды. Алар­ның барысы да ел буена җитәрлек энергия җыйды, дип хә­бәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев