Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе атнадан бердәм дәүләт имтиханнары башлана

Бу атнада шимбә көнне районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгыраячак. Киләсе дүшәмбедән исә, 26 майдан, бердәм дәүләт имтиханнары башланачак. Унберенче сыйныфны быел 22 мәктәптән 99 укучы тәмамлый. 26 майда алар географиядән, әдәбияттан, 29ында - рус теленнән, 2 июньдә - чит телдән, физикадан, 9ында - информатикадан,...

Бу атнада шимбә көнне районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгыраячак. Киләсе дүшәмбедән исә, 26 майдан, бердәм дәүләт имтиханнары башланачак.

Унберенче сыйныфны быел 22 мәктәптән 99 укучы тәмамлый. 26 майда алар географиядән, әдәбияттан, 29ында - рус теленнән, 2 июньдә - чит телдән, физикадан, 9ында - информатикадан, биологиядә - тарихтан, 11 июньдә җәмгыять белеменнән һәм химиядән сынау үтәчәкләр. Сайлап алына торган фәннәрдән унберенчеләр һәр елдагыча җәмгыять белеменә (57 укучы) өстенлек биргән, икенче урында физика (31), өченчедә биология (18) фәннәре.
Тугызынчылар исә беренче сынауны апрель азагында ук үтте инде - барлык 285 укучы да татар теленнән бердәм республика тестын тапшырды. Сыйфат 81 процент, өлгереш 97 процент тәшкил итте. 28 майдан алар төп дәүләт имтиханнарын тапшыра башлаячаклар. Ул көнне тугызынчылар математика буенча белемнәрен сынаячак. Резерв көннәрен дә исәпләп, аларның имтиханнары 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Тугызынчылар да сайлап алына торган фәннәрдән җәмгыять белемен иң кирәге дип санаган - 55 бала шушы фәнгә өстенлек биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев