Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хөрмәтле ветеран укытучылар һәм тәрбиячеләр! 

Сезне көзнең иң якты бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Бу бәйрәм – үзенчәлекле бәйрәм, безнең иң кадерле һәм иң якын кешеләребезнең бәйрәме. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, тормыш тәҗ-рибәсен саклаучылар, шуңа күрә дә сез яшь буын өчен иң кыйммәтле байлык. Киңәш сорап, сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезнең белән шатлык-уңышларыбызны уртаклашабыз. 

Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз, мәгариф үсешенә керткән биниһая өлешегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф, иминлек телим. Алдагы көннәрегездә дә якын-нарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп, һәр туган таңга сөенеп, рәхәт һәм матур гомер кичерсәгез иде.

Ихтирам белән район мәгариф идарәсе башлыгы Наил Габдуллин. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев