Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле хәбәрчеләребез!

Хөрмәтлеләребез!

Газетабыз белән күптәннән эшләүче, үзләренең берсеннән-берсе матур, эчтәлекле язмаларын редакциягә һәрдаим юллап торучы дусларыбыз – хәбәрче хатын-кызларыбыз бик күп безнең. Үз җирлекләренә кагылышлы яңалыкларны безгә нәкъ менә алар җиткереп тора, вакыйгалардан репортажлар җибәрә. Алар арасында китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре күп, мәктәпләр һәм балалар бакчаларыннан язмалар җибәрүчеләр дә шактый. Гомер буе район басмасыннан аерылмаган өлкән яшьтәге апаларыбыз бик күп. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, үтенечебезне шатланып башкарган каләм осталарыбыз – гомерен «Якты юл»га багышлаган ветеран журналистыбыз Заһидә апа Нәбиуллинага, шулай ук газетабызда саллы эзен калдырган Рәзинә апа Сәетгәрәевага аерата зур рәхмәт әйтәбез. 
Хөрмәтлеләребез! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен! Тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт белән тулып торсын, якыннарыгызның күңел җылысын һәм игътибарын тоеп яшәгез, йөзләрегез елмаюдан нурлар чәчеп торсын!

Ихтирам белән «Якты юл» («Светлый путь») газетасы хезмәт коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев