Югары Байлар авыл клубы яны паркында балаларның шат, күңелле тавышлары яңгырап торды
Анда дүрт дистәдән артык бала җыелган иде. Китапханәчеләр балалар белән төрле әкиятләргә багышланган викторина уеннары, мастер-класслар үткәрделәр.
Балалар кызыклы уеннар уйнап, асфальтта төсле акбурлар белән рәсемнәр ясап куандылар. Соңыннан яшел чирәмгә утырып, балалар, килгән кунаклар тышта казан асып пешерелгән, тәмле ботка белән сыйландылар.
Килгән кунаклар, балалар китапханәчеләргә, тәмле ботка пешергән Югары Байлар авыл клубы директоры Әлфия, китапханәче Гөлсинә апаларына, бердәм, дус, ярдәмчел булган Югары Байлар авыл халкына зур рәхмәтләрне җиткереп, яхшы уй- фикерләр белән таралыштык.
Калмаш авыл китапханәчесе: Зинфира Маннапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев