Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Абдулда Кыш бабай һәрбер йортка кереп, авылдашларны Яңа ел белән котлап йөрде

Яңа ел ул, чын мәгънәсендә, могҗизалар вакыты. Безнең һәрберебез дә Яңа елдан бары тик бәхет-шатлык кына өмет итә, хыялларның да тормышка ашуын тели. Могҗизалар дигәннән, бүген исә Иске Абдул авылы халкы үзләрен әкияттәге кебек хис иткәннәрдер, дип уйлыйбыз. Бүген авыл халкын котларга Иске Абдул авылына Кыш бабай килде. Килде генә...

Яңа ел ул, чын мәгънәсендә, могҗизалар вакыты. Безнең һәрберебез дә Яңа елдан бары тик бәхет-шатлык кына өмет итә, хыялларның да тормышка ашуын тели. Могҗизалар дигәннән, бүген исә Иске Абдул авылы халкы үзләрен әкияттәге кебек хис иткәннәрдер, дип уйлыйбыз.

Бүген авыл халкын котларга Иске Абдул авылына Кыш бабай килде. Килде генә түгел, атка атланып та түгел, ә Иске Абдул авылының алтын куллы осталары ясаган искиткеч матур итеп ясалган, бизәлгән чанага утырып килде. Һәрбер йортка, ихатага туктап, авыл халкын Яңа 2017 ел белән котлап йөрде, әле алай гына да түгел, үз осталыкларын күрсәткәннәргә тәмле бүләкләр дә өләште. Искиткеч бәйрәм булды ул, диләр абдуллылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев