Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир-егетләр хатын-кызлар алдында тез чүкте

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, «Энергетик» мәдәният сараенда хисләргә бай бик җылы чара узды. Аны сүз остасы, легендар алып баручы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева бу юлы да тамашачы күңеленә хуш килерлек, бәйрәм кәефе тудырырлык итеп оештырган иде. Ул көнне сәхнәдә сабыйлардан алып өлкән яшьтәге башкаручыларга кадәр...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, «Энергетик» мәдәният сараенда хисләргә бай бик җылы чара узды. Аны сүз остасы, легендар алып баручы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева бу юлы да тамашачы күңеленә хуш килерлек, бәйрәм кәефе тудырырлык итеп оештырган иде.

Ул көнне сәхнәдә сабыйлардан алып өлкән яшьтәге башкаручыларга кадәр чыгыш ясады. Гөлзада Мөхәммәт кызы концертта катнашучыларның һәрберсе турында тәфсилләп сөйләде, иҗатында, тормышындагы кызыклы мәгълүматларны җиткерде, тамашачы күңеленә барып җитә алды, көчле алкышлар шул турыда сөйли иде. Концертның балалар башкаруындагы «Яз» биюе белән башланып китүе дә әниләр бәйрәменә күркәм бер бүләк булды. Берсен-берсе алмаштырган җырчы, биючеләр - һәммәсе бәйрәм номерын күңел җылысын биреп, ихластан әзерләгәннәр. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Закиров, Нияз Хәмәтшин, Алинә-Динә дуэты, Илсөяр Зарипова, Илсур Шиһапов, Илнур Фәйзуллин, Рәмзил Сәләхетдинов, Марсилия, Динара Мусина, Ришат Шәйхетдинов, Люция Мостафина, Резеда Алмакаева, Инзилә Әхмәтгәрәева, Рубис Зарипов башкарган җырларны тамашачы яратып кабул итте, алкышларга күмде. Дәртле җырларга кушылып залдан торып биеделәр. Зөфәк Галләмов җитәкчелегендәге «Замана» вокаль ансамбле, «Ритм», «Ретро» бию төркемнәре, Анисимовларның баянчылар дуэты бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Рәшит Мәүләвиев җитәкчелегендәге ирләр квартеты башкаручылары җырдан соң, хатын-кызларны зурлау йөзеннән, чигүле түбәтәйләрен салып, тамашачы алдында тез чүкте. Концерт үзе дә, нәкъ шушы гамәлдәгечә, хатын-кызны олылау, мәдхия җырлау чарасы булды. Зәвыклы, ихлас бу бәйрәм күңелләрне әле бик озак җылытыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев