Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдә-көндә ниләр бар?

Яңа гаепләү белдерелгән «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга карата җинаять эшендә яңа эпизодлар ачылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән. Узган елның 28 сентябрендә Роберт Мусинны Вахитов районы суды үз вазифаларыннан явызларча файдаланган өчен 12 елга рәшәткә артына озаткан иде. Мусинның җинаять эше буенча китерелгән зыян 53 млрд сум күләмендә бәяләнә. Әмма эштә яңа эпизодлар ачылган, алар буенча җинаять эше 2020 елда ук кузгатылган булган, тик ачыкланмаган затларга карата. Шушы көннәрдә тикшерүнең Мусинны кулга алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итүе билгеле булган. Хәзер «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгын акча үзләштерүдә һәм сарыф итүдә, алдан уйлап эшләнгән банкротлыкта гаеплиләр. Бу турыда matbugat.ru сайты яза. 

http://matbugat.ru

Сталинның туганы 16 млн сумнан колак каккан
Берничә көн элек 93 яшьлек Леонид Аллилуев исемле кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. (Аның әнисе Сталинның икенче хатынының сеңлесе була.) Мошенниклар аларны телефон аша алдап, акчаларын урлаганнар. Берничә ай элек аңа «үзәк банк хезмәткәрләре» шалтыратып, тиз арада акчаларын «ышанычлы счет»ка күчерергә киңәш иткән. Пенсионер берничә көн банкоматлар буйлап йөреп, төрле счетларга зур күләмдә акча җибәргән. Барлыгы 16 млн сумны шулай таратып бетергән. Шуннан соң тегеләр элемтәне өзгәннәр.
Вакыт уза биргән, акчаны кире кайтаручы булмаган һәм шунда инде бабай үзен төп башына утыртканнарын аңлаган. Сүз уңаеннан, бу аның беренче тапкыр гына алдануы түгел икән: ярты ел элек җинаятьчеләргә, банк хезмәткәре куша дип ышанып, 2 млн сумнан артык акчасын күчергән булган инде. Аллилуевның хатыны Галина өчен бу алдану бер дә шаккаткыч хәл булмаган. «Нинди юләр икән без! Бу кармакка тагын ничек элләккәнбездер, белмим, былтыр яз шулай 2 млн сумнан колак кактык, инде менә янә шул ук хәл! Счетларыбызда мондый акча барлыгын хәтта белми дә идем! Хәзер берсенә дә трубканы алмаячакбыз!» – дип кичерешләре белән уртаклашкан ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев