Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңеп кайттылар

Тукай районы мәктәпләрендә белем алучы балалар башкалабыз Казаннан Бөтенроссия мәктәп укучылары төбәк этабы олимпиадасыннан һәм укучыларның республика йомгаклау этабы одлимпиадаларыннан җиңүләр белән кайттылар. Олимпиадалар төрле фәннәр буенча үткәрелде. Физика буенча Калмаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шамил Шәяхмәтов, математика буенча Князеводан 7 сыйныф укучысы Родион Елкин, Бәткедән 8 сыйныфта укучы Данил Панкратов иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Ә инде хәбәр иткәнебезчә (газетаның 1нче битен карагыз), Борды мәктәбеннән Валентин Чернов җиңүче титулын яулады.

Олимпиадаларда инглиз теле буенча көрәш кискен барды. Районыбыздан өч призер булды. Алар – Новотроицкое мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Лилия Таһирова, Круглое Поле мәктәбеннән 8 сыйныфта укучы Дамир Тимошев һәм Теләнче-Тамак авылы мәктәбендә белем алучы 9 сыйныф укучысы Таңсылу Әхмәтшина. Рус әдәбиятыннан Бәтке гомумбелем бирү мәктәбеннән Алиса Стрыгинага тиңнәр булмады. Татар теле һәм әдәбияты буенча Түбән Суыксу мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Сөмбел Ганиева призер булды. Җәмгыять белеме буенча Князево мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Кристина Ануфриева яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ә ОБЖдан Мусабай-Завод мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Искәндәр Гатин призер булды. Сайлану хокукы (Избирательное право) предметыннан Князеводан 11 сыйныфта укучы Кристина Ануфриева бүләк иясе булды. Бәтке мәктәбендә 6 класста укучы Даян Фәрхетдинов та инглиз теле буенча сынатмады, ул да алдынгылар исемлегендә.
Югары дәрәҗәләрдә үткән олимпиадалар Тукай районы мәктәпләрендә төпле белем бирүче укытучылар эшләвен тагын бер кат раслады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев