Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүчеләр бүләк алды

«Якты юл» (Светлый путь) газетасы редакциясе «Безнең авыл хәбәрчесе» исемле бәйгедә җиңүчеләрне котлады һәм бүләкләр тапшырды.

«Якты юл» (Светлый путь) газетасы редакциясе «Безнең авыл хәбәрчесе» исемле бәйгедә җиңүчеләрне котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Беренче урынны Кнәзево авыл җирлегеннән даими язып торучы, тынгысыз җан, күп санлы хәбәрләре белән безне, укучыларыбызны сөендереп торган Тамара Тузеева алды. Икенче урында үзенең гыйбрәтле дә, кызыклы да язмалары белән газетабызны баетучы Күзкәй авылыннан Тәнзилә Шәйхнурова. Өченче урында актив хәбәрче, Куады авылыннан Лилия Гайсина яулады. Бүләкләрне тапшырганда газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Зәкиев бәйгедә катнашулары һәм кызыклы язмалары, хәбәрләре белән сөендереп торган өчен рәхмәтләр әйтте. Хезмәтләрендә, гаилә тормышларында уңышлар теләде, киләчәктә дә газетабызның актив хәбәрчеләре булып калырга чакырды.

Регина Фахрутдинова фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев