Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Язгы ярминкәләр: кеше чират торып нәрсәләр ала?

Чаллыда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Без Ипподром буенда сузылып киткән ярминкә рәтләре буенча йөрдек.

Халык иртәдән үк күп җыелган. Аеруча да итләр, сөт, йомырка сата торган җирдә кеше күп иде. 

"Кибетләрдәге хакларга караганда, монда продукцияләр күпкә очсызрак. Һәм сыйфат белән тәм ягыннан да яхшырак. Без шул тирәдә генә торабыз, ярминкәгә җәяү генә килдек. Менә сөт алырга чират бастык", – дип уртаклаштылар апалы-сеңелле Гөлсинә белән Гөлсирә Ибраһимовалар.

"Без Калмаш авылыннан килдек. Үзебезнең фермерлык хуҗалык бар. Бүген ярминкәгә бройлер тавыклар (1 кг мы - 350 сум), тавыклар (250 сум), казлар (650 сум), тавык тәпиләре (150 сум), ысланган казлар (1300 сум), каклаган казлар (1500 сум) алып килдек. Мондый төр чарада беренче генә катнашуыбыз түгел. Ел да килеп, үз продукциябезне сатабыз. Инде балалар үсте, хәзер алар ярдәм итә. Монда ике сәүдә ноктабыз бар. Аллага шөкер, халык күп йөри. Хәзер инде даими сатып алучыларыбыз бар. Алар килеп, һәрвакыт тавыгын-казын алып китәләр", - дип сөйләде безгә Гүзәл Хөсәинова.

Ярминкәдә бәяләр нинди соң? (1 кг) 

Алмалар - 50 сумнан сумнан башлап 
Бәрәңге - 30 сум
12 литрлы чиләк белән бәрәңге - 400 сум 
Кәбестә - 28 сум
Сыек май (Оренбург) - 1 литры 170 сум
Сөенчек суганы - 200-250 сум 
Тана ите - 650 сумнан башлап
Тавыклар - 350 сумнан башлап 
Дуңгыз ите - 350 сумнан башлап 
Мисыр тавыгы (цесарка) - 700 сум
Бүдәнә (куропатка) - 700 сум
Казлар - 600-700 сум 
Дуңгыз салосы - 850 сум
Йомырка (10 данә) - 120-140 сум
Эремчек - 350 сум 
Киселгән токмач - 300 сум
Бал (3 литрлы) - 2000 сум
Бал кечкенә чиләк белән - 1600 сумнан башлап
Сөт (1 литры) - 105-120 сум
Мәтрүшкә - 80 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев