Ял көннәрендә биш янгын
Узган ялларда Тукай районында биш янгын теркәлгән, нәтиҗәдә өч кешенең гомере өзелгән.
17 майда 06 сәгать 25 минутта дежур пультына Новотроицкое авылындагы мунчадан төтен чыгу турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 24 кв.метр мәйданда мунчаның эче янып бетә. Янгынның сәбәбе – бина конструкциясенә кадәр төтен торбасының булмавы яки туры килмәве.
Шул ук көнне 12 сәгатьтә 23 минутта “Татарстан” поселогында йорт януы турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 150 кв.м мәйданлы йорт тулысынча янып бетә. 1961 елгы ир-ат һәлак була. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
Шул ук көнне 22 сәгать 55минутта янгын сүндерүчеләргә Яңа Мусабай авылында йорт януы турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 80 кв.м мәйданлы йорт тулысынча яна. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
19 майда төнге сәгать бердә Кенәз авыл җирлегенең «Урожай» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгып, ике кешенең гомерен өзгән.
Беренчел мәгълүмат буенча, һәлак булучылар бакча йортында яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз һәм 69 яшьлек ир-ат.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлекчәләре 33 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергән.
Фаҗиганең фаразланган сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Тикшерү үткәрелә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Шул ук төнне "Прибрежный" бакчачылык ширкәтендә мунча януы турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 21 кв.м мунча тулысынча янып бетә. Сәбәбе билгеләнә.
Эльвира Краснова, Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев