Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң матур кар сыннары ясаган мәгариф учреждениеләрен билгеләделәр

Яңа ел бәйрәмнәре, кышкы каникуллар вакытында үткәрелгән чараларга, төрледән-төрле бәйгеләргә, шулай ук «Кышкы фантазия - 2017» дип аталган иң яхшы кар фигуралары бәйгесенә анализ ясап, араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу аерата да авыр булды, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсе белгечләре. Бөтен мәгариф учреждениеләре дә сыйфатлы эш күрсәткән, мәктәп яисә балалар...

Яңа ел бәйрәмнәре, кышкы каникуллар вакытында үткәрелгән чараларга, төрледән-төрле бәйгеләргә, шулай ук «Кышкы фантазия - 2017» дип аталган иң яхшы кар фигуралары бәйгесенә анализ ясап, араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу аерата да авыр булды, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсе белгечләре.

Бөтен мәгариф учреждениеләре дә сыйфатлы эш күрсәткән, мәктәп яисә балалар бакчасы территориясендә кар фигураларын да матур итеп ясаган.

Барлык бәйгенең дә җиңүчесе булган кебек, «Кышкы фантазия - 2017» конкурсына да шушы көннәрдә нәтиҗәләр ясалды. Балалар бакчалары арасында беренче урынны Бәтке авылының «Аленушка» бакчасы яулап алды. Икенче һәм өченче урыннар Новотроицкое авылының «Ромашка» һәм «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» бакчаларына бирелде. Мәктәп арасында беренче урынга Күзкәй авылының урта мәктәбе чыкты. Икенче урын Шилнәбаш урта мәктәбенә бирелде, ә өченче урында Иштирәк авылының мәктәбе калды.

Җиңүче оешмаларның директорларына мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев атналык киңәшмәдә Мактау грамоталары тапшырды.

Фотода :Бәтке авылының «Аленушка» бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев