Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң кадерлесе – өлкәннәрнең рәхмәт сүзләре һәм изге догалары

«Әби-бабайларның догалары белән яшибез», - диләр авылларда ялгыз өлкәннәрне тәрбияләүче социаль хезмәткәрләр. Чыннан да, бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр. Ә бу һөнәр ияләре ул сүзне көненә әллә ничә мәртәбә ишетәләр. Әнә шушы изге эшне үзләренә гомерлек юлдаш итеп сайлаган затлар иртәгә, 8 июньдә, үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Районда халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү эшен «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре башкара. 66 хезмәткәр карамагында чит кешенең ярдәменә мохтаҗ булган 283 әби-бабай һәм инвалид. Районның социаль яклау бүлеге, «Шәфкать»тән тыш, Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортын, шулай ук компенсацион түләүләр үзәген берләштерә. Шулай итеп, районның социаль яклау тармагында барысы 96 кеше хезмәт куя.

Һөнәри бәйрәм - эшкә нәтиҗәләр ясау чоры да, киләчәккә планнарны барлау да, аерата уңышка ирешкән хезмәткәрләрне хөрмәтләү вакыты да. Бу атнада дүшәмбе көнне район хакимиятендә үткән атналык киңәшмә дә социаль хезмәт күрсәтүчеләрне бүләкләү тантанасыннан башланды. Социаль яклау бүлегенең консультанты Альбина Хәммәтуллина һәм Биклән авылында эшләүче социаль хезмәткәр Рузилә Ганиева «Татарстан Республикасының социаль яклау отличнигы» күкрәк билгесе белән, «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Шакирова, үзәкнең бүлек башлыгы Гөлнур Исмәгыйлева һәм Бикләннән социаль хезмәткәр Нурия Әхмәтова ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Сайлаган һөнәрләренә озак еллар хыянәт итмичә эшләүче хезмәткәрләр дә шактый тармакта. Теләнче Тамактан Гөлия Зарифуллинаның, Круглое Поледан Фәнүзә Зарипованың бу өлкәдәге эш стажы 25 елдан арткан, Бикләннән Гүзәлия Хөснуллинаның, Калмаштан Фәһимә Гыйләҗеваның исә бу тармакка аяк басуларына 20 ел узган. Социаль хезмәт күрсәтү эшенең башында ветеран хезмәткәр Нурсинә Ибраһимова тора.

Бүген «Татарстан Республикасы социаль яклау отличнигы» дигән мәртәбәле бүләккә ия булган Рузилә Ганиеваның да өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтә башлаганына 18 ел үткән. Шушы чор эчендә аңа 25ләп әби-бабай белән эшләргә туры килгән. Кайсыларының инде якты дөньядан киткәненә дә шактый еллар узган, шулай да алар турындагы якты хатирәләрен бүген дә кадерләп саклый әле ул. «Беренче мәртәбә социаль хезмәткәр вазифасында Саҗидә апа Мәрдәнова йортына бардым. Мин берәүне дә чакырмадым дип, бусагадан кире борып җибәрде мине. Авыл советы белгечләре белән кабат бергәләп килергә туры килде. Дуслашып киттек аннары, җиде ел карадым Сажидә апаны. Хәтеремдә, миче күмер ягып җылыта торган иде. Круглое Поледан күмергә заказ биреп кайтам, китертәм. Саҗидә апа белән икәүләп утын кискәннәребез дә истә калган, - дип сөйли Рузилә Фоатовна. - Усал дигән исеме чыккан бер әби бар иде. Өенә куркып кына атладым башта, соңрак, ияләшкәч, кызым дип кенә торды. Эш барышында төрле хәлләр булды инде, елап кайткан чаклар да хәтердә. Ләкин иң кадерлесе - өлкәннәрнең рәхмәт сүзләре, аларның изге догалары», - дип дәвам итә ул.

Бүген Рузилә ханым 5 хатын-кызга, 2 ир-атка социаль хезмәт күрсәтә. Арада өч тыл хезмәтчәне, бер инвалид бар. Иң өлкәненә - Зарифа әби Хәйруллинага 95 яшь. «Ярдәмгә мохтаҗларны карарга алынгансың икән - иртә дә юк, кич тә, ял көннәрендә дә барасың, хәтта төнлә чакырып китерүчеләре бар», - ди Рузилә Фоатовна. Кайвакыт «йөгереп кенә» газ мичен кушарга да, электр чыбыгына эләккән бозны төшерергә дә барып килергә туры килә. Улы Ришат белән бакчаларын казып, әби-бабайларга бәрәңгесен, башка яшелчәсен дә утыртып бирәләр, чүбен дә утыйлар, үз машиналарында шәһәргә больницага да алып баралар.

Бер Рузилә Ганиева гына түгел, авылларда эшләүче 45 социаль хезмәткәрнең барысы да мондый мәшәкатьләр белән көн саен очрашып тора. Юк, зарланмыйлар, әби-бабайларыбыз вакыт үткән саен үз гаилә әгъзаларыбыз кебек була бара, диләр алар. Мондый мөнәсәбәтләр беркайчан да югалмасын, өлкәннәребез дә, социаль хезмәткәрләребез дә бер-берсен һәрчак шулай аңлашып яшәсен иде, дип тели район социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова. Форсаттан файдаланып, ул һәр хезмәткәрне, тармак ветераннарын бәйрәм белән котлый, сәламәтлек һәм имин көннәр тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев