Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәрвакыт гаделлек ягында, закон сагында

Иртәгә, 12 январь көнне прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

Петр I заманында ук оештырылган, 300 елдан артык тарихы булган Россия прокуратурасы хокук институты буларак сагында торды. Бүгенге көндә дә прокуратура хезмәткәрләре бу юнәлештә зур һәм кирәкле эш башкаралар. 

Тукай районы прокуратурасының да тарихы бай. Шулай да, аның иң зур байлыгы анда эшләүче кадрлардадыр. Прокуратура ветераннары, әлеге вакытта җаваплы һәм кирәкле хезмәтне башкаручы бүгенге белгечләр дә аның бертуктаусыз эшчәнлеген, нәтиҗәлекне тәэмин итә. 

– Безнең коллектив елдан ел бер үк составта сакланып килә, үзара хөрмәт, эштә бер-береңә ярдәм итү бар. Оператив хезмәткәрләребезнең күпьеллык тәҗрибәсе, үз эшен энәсеннән җебенә кадәр белүе – район прокуратурасының көче, егәре ул. Аннан кала, машина йөртүчебез, техник хезмәт үтәүче коллегаларыбыз да эшебезнең тиешенчә, җиренә җиткерелеп башкарылуын тәэмин итә, – дип, кул астында эшләүче хезмәткәрләре турында сөйләде район прокуроры Айрат Галимәрдәнов. 

Ә менә саннар, аларның эшен аерым-ачык күрсәтә. Үткән 2022 елда прокуратура белән 799 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуларның 609ы хәл ителеп, 129 шикаять кәнагәтьләндерелгән. Моннан кала, 679 закон бозу очраклары ачыкланып, мөрәҗәгатьләр буенча судка 40 иск, 126 протест җибәрелгән, 242 ризасызлык белдерүе кертелгән. 

– 2021 ел белән чагыштырганда үткән елда прокуратура белән 8,1 процентка күбрәк мөрәҗәгать кабул ителде. Торак һәм эш белән тәэмин итү тармагында, шул исәптән хезмәт хакы түләү өлкәсендә, җир турындагы законнарның үтәлешенә бәйле мөрәҗәгатьләр 2022 елда шактый артты, – дип тә билгеләп үтте Айрат Фәрит улы.

Быел да , район прокуратурасы законнарның үтәлеше, хокук тәртибен ныгыту һәм гражданнарның, җәмгыятнең, дәүләтнең хокукларын яклау юнәлешендә эшен дәвам итәчәк. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә алар закон сагында, халык һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап, үзә эшләрен накмуслы башкарырга ният итәләр.

– Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан, барлык хезмәттәшләремә, күп еллар район прокуратурасында хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызга бары тик сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар теләп калам.  Безгә көчле, бердәм коллектив булып, тагын озак еллар бергә эшләргә насыйп итсен, – диде Айрат Галимәрдәнов. Аның сүзләренә без дә кушылып, барча прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев