Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета укысаң – Татмедиадан бүләк аласың

8 Март бәйрәме алдыннан газетабызны менә инде җиде ел яздыручы укучыбыз Роза Хәмидуллина бүләккә ия булды. Басма мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе барышында Татмедиа җәмгыяте оештырган акциядә ул Тукай районы буенча җиңүче дип табылган. Әлеге җәмгыятькә караучы газета-журналларны безнең районда иң күп алдыручы кеше - нәкъ менә Роза Галимулловна. Новотроицкое авылында...

8 Март бәйрәме алдыннан газетабызны менә инде җиде ел яздыручы укучыбыз Роза Хәмидуллина бүләккә ия булды. Басма мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе барышында Татмедиа җәмгыяте оештырган акциядә ул Тукай районы буенча җиңүче дип табылган. Әлеге җәмгыятькә караучы газета-журналларны безнең районда иң күп алдыручы кеше - нәкъ менә Роза Галимулловна.

Новотроицкое авылында гомер итүче Роза апа үзе китапханәче булып эшли. "Якты юл"дан кала әле ул тагын "Шәһри Чаллы", "Көмеш кыңгырау", "Мәйдан", "Гаилә һәм мәктәп", "Безнең фикер", "Мәгариф" басмаларын да алдыра.

- Авыл кешесенең газета укырга вакыты юк, диләр. Бер дә дөрес түгел, укырга теләгең булса, вакыты да табыла, җае да чыга, - ди Роза Хәмидуллина.

Ә мондый конкурста әле беренче тапкыр гына катнашуы икән.

- "Якты юл" газетасында күреп алдым да белдерүне, шунда күрсәтелгән адреска квитанцияләремне җибәрдем. Җиңәрмен дип тә уйламаган идем. Шундый бүләк ясаганнары өчен газета хезмәткәрләренә дә, Татмедиа җәмгыятенә дә зур рәхмәт, - диде укучыбыз.

Роза апа әле үзенә генә түгел, ә Тукай районы халкына яхшы таныш Чаллы шагыйре Кадыйр Сибгатуллинның җәмәгате Фәния апа Хамматовага да ике басма яздыра. Шулай итеп, ел дәвамында килеп, сөендереп тора торган дәвамлы бүләк ясый. Бу идеяне сез дә күз уңында тотыгыз, укучыларыбыз. Якыннарыгызны бәйрәм белән котлаганда, район басмасына яздырып, атнасына ике мәртәбә килеп тора торган бүләк ясагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев