Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Этләрне теркәү һәм чиплаштыру буенча эш дәвам итә

«Тукай РДВБ» ДБУ ветеринария белгечләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 26 декабрендәге 1214 номерлы карары таләпләре нигезендә этләрне чиплау эшен дәвам итәләр.

Һәр милекче бу процедураның мөһимлеген төгәл аңлый.

Чиплау процедурасы берничә минут кына ала, һәм хайван уңайсызлык кичерми. Алга таба алынган мәгълүматлар ветеринария өлкәсендә барлык дәүләт ветеринария учреждениеләре файдалана алырлык федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертелә. Шулай ук системага хайваннарга карата үткәрелгән профилактик чаралар турында мәгълүмат һәм хуҗасы теләге буенча башка мәгълүмат кертелә.  

Карап тоту, чиплау, карантин үткәрү, планлы диагностика чаралары, вакцинацияләү һәм дәвалауга кагылышлы мәсьәләләр турында тулырак мәгълүмат алу өчен хайваннар һәм кошлар хуҗалары «Тукай РДВБ» ДБУсына (8552) 46-40-61 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев