Яңалыклар

Чиста азык-төлек җитештерелә

Тукай районына караган “АГРОКӨЧ” холдингында чиста азык-төлек линейкасында беренче булып түбән лактозалы  сөт җитештерелде, соңрак бифидобактерияләр белән баетылган термостатлы йогырт һәм биокефир чыгарылды.

Бүген «Я ем с умом» бренды продукциясен сатып алучыларда түбән лактозалы сөткә һәм йогыртка ихтыяҗ аеруча зур. Агымдагы елда АГРОКӨЧ брендның сөт продуктлары линейкасын киңәйтүне, аны натураль эремчек һәм каймак белән тулыландыруны планлаштыра. Су-вид пешерү  технологиясе буенча котлетлар да әзерләнәчәк.
 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев