Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм уңаеннан һәр җирлектә чара үтә

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан райондашларны алда дүрт көнлек бәйрәм яллары көтә. Бу көннәрне файдалы итеп үткәрү өчен тукайлыларга күптөрле мәдәни һәм спорт чараларында катнашу мөмкинлеге тудырыла. Район мәдәният бүлеге планына 23 февральгә багышланган 54 төр чара кертелгән. Хәтер обелисклары янында митинглар, мәдәният йортларында, клубларда концертлар оештырылачак, ир-егетләр арасында төрле ярышлар...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан райондашларны алда дүрт көнлек бәйрәм яллары көтә. Бу көннәрне файдалы итеп үткәрү өчен тукайлыларга күптөрле мәдәни һәм спорт чараларында катнашу мөмкинлеге тудырыла.

Район мәдәният бүлеге планына 23 февральгә багышланган 54 төр чара кертелгән. Хәтер обелисклары янында митинглар, мәдәният йортларында, клубларда концертлар оештырылачак, ир-егетләр арасында төрле ярышлар уздырылачак. Мәсәлән, Калмаш, Мусабай-Завод авылларында, Яңа поселогында, Иске Дөрештә - «Ягез әле, егетләр!», Калмиядә - «Ягез әле, әтиләр!», Яңа Сарайлыда - «Ягез әле, ирләр!», Иске Җирекледә - «Минем әти - иң яхшы әти» уеннары, Борды авылында - яшүсмерләр өчен күңел ачу программасы, Таулыкта - «Аҗаган» үткәрү, Теләнче Тамакта пенсионерлар һәм ветераннар арасында спорт ярышлары уздыру планлаштырыла. Югары Байларда солдат әниләре белән очрашачаклар, «Татарстан» совхозы поселогында солдат хатлары укыячаклар. Күзкәй авылында Гөлназ Сираеваның концерты, Югары Байларда өлкәннәрнең, Иштирәктә балалар коллективларының спектакльләре күрсәтелер дип көтелә.

Спорт чараларына килгәндә, 23 февраль көнне иртәнге сәгать 9дан кичке 17гә кадәр хоккейчылар Яр Чаллының Боз сараенда район кубогына көч сынашачак. Чемпионатта Биклән, Мәләкәс, Калмаш, Новотроицкое, Түбән Суыксу, Иске Абдулның ир-атлар командалары катнашачак. 25 февральдә Түбән Суыксуда бильярд буенча район ярышы узачак. 26 февральдә исә Мәләкәс авылы мәктәбенең спортзалында Май чабу кубогына волейбол ярышлары үтәчәк. Монда Мәләкәстән, Бикләннән, Бәткедән, Теләнче Тамактан, Яр Чаллыдан һәм Актаныш, Минзәлә районнарыннан ир-атлар командалары чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев