Бүген Татарстанда +22˚кадәр җылы булуы көтелә
29 июньдә республикада язучан болытлы һава торышы була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, төнлә Татарстанның көнбатыш районнарында көчле яңгыр көтелә. Көндез кайбер урыннарда яшен булуы ихтимал.
Җил төньяк-көнбатыштан, соңрак төньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр, урыны белән 15–18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы +5…+10 градус, республиканың көнбатышында +13 градуска кадәр булачак. Көндез исә һава +17…+22 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев