БСИда «Газель» автомобиле янды
23 ноябрьдә кичке сәгать 4тә янгын сүндерүчеләр БСИда «Газель» машинасына ут кабуы турында хәбәр алалар. Алар килгәндә автомобиль юл кырыенда торган була. Машинаның кабинасы тулысынча янып бетә, йөртүчесенә - Яр Чаллыда яшәүче 37 яшьлек ир-атка зыян килми. Ул, төтен исен сизеп, автомобильдән төшәргә өлгерә. Ут кабуның сәбәбе транспорт чарасының мотор...
23 ноябрьдә кичке сәгать 4тә янгын сүндерүчеләр БСИда «Газель» машинасына ут кабуы турында хәбәр алалар. Алар килгәндә автомобиль юл кырыенда торган була. Машинаның кабинасы тулысынча янып бетә, йөртүчесенә - Яр Чаллыда яшәүче 37 яшьлек ир-атка зыян килми. Ул, төтен исен сизеп, автомобильдән төшәргә өлгерә. Ут кабуның сәбәбе транспорт чарасының мотор өлешендәге төзексезлек аркасында дип билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев