Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борды укучылары асфальтка рәсемнәр ясады

Борды мәктәбендә дә Балаларны яклау көненә төрле чаралар уздырылды. Мәктәп укучылары «Бәхетле балачак» дип исемләнгән асфальт рәсемнәре конкурсында көчләрен сынап карадылар. Балаларның фантазиясенә шаккатмалы! Нинди генә рәсемнәр, әкият геройлары ясамадылар алар. Соңыннан исә бөтен кеше гөр килеп кече Сабан туе үткәрде. Монда теләге булганнар спорт ярышларында катнашты, төрле призлар отты....

Борды мәктәбендә дә Балаларны яклау көненә төрле чаралар уздырылды. Мәктәп укучылары «Бәхетле балачак» дип исемләнгән асфальт рәсемнәре конкурсында көчләрен сынап карадылар. Балаларның фантазиясенә шаккатмалы! Нинди генә рәсемнәр, әкият геройлары ясамадылар алар. Соңыннан исә бөтен кеше гөр килеп кече Сабан туе үткәрде. Монда теләге булганнар спорт ярышларында катнашты, төрле призлар отты. Мәктәп укучылары да, укытучылар коллективы да, оештыручылар да үзләренә көч-куәт, энергия алып таралышты, дип яза редакциябезгә Борды авылының мәктәп директоры Валерий Утяшов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев