Беляев БПЛА һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү эшләрен шәхси контрольгә алды
Түбән Кама башлыгы Радмир Беляев шәһәргә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү эшләренең барышын шәхсән контрольдә тотуын хәбәр итте. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язды.
Алдан хәбәр ителгәнчә, БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә Түбән Камадагы берничә предприятие зыян күргән. Шулай ук берничә кешенең җиңелчә җәрәхәтләр алуы билгеле булды. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән, хәзерге вакытта тормышларына куркыныч янамый.
Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эш итә һәм зыянны бетерү, торгызу эшләрен, шулай ук зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтүне контрольдә тота.
Мэр сүзләренә караганда, һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү эшләре оператив рәвештә алып барыла. Шәһәрнең барлык хезмәтләре дә бердәм һәм килешеп эшли.
Радмир Беляев шәһәр халкын тынычлык сакларга һәм мәгълүматны бары тик рәсми чыганаклардан алырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев