Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бар яктан да уңган-булган халык яши Әҗмәкәй авыл җирлегендә

Яңа поселогында әниләрне олылап, зур концерт булып үтте. Бәйрәмдә үзешчән артистларыбыз әниләр турында җырлар, яшәү мәгънәсе турында шигырьләр һәм монологлар башкардылар, алар белән беррәттән концерт халкыбызның матур-матур биюләре, сәхнә күренешләре белән үрелеп барды. Моннан тыш «Березка» балалар бакчасы сабыйларының, урта мәктәп укучыларының, «Чишмә» фольклор коллективының, шулай ук «Гигант» хуҗалыгының яшь...

Яңа поселогында әниләрне олылап, зур концерт булып үтте. Бәйрәмдә үзешчән артистларыбыз әниләр турында җырлар, яшәү мәгънәсе турында шигырьләр һәм монологлар башкардылар, алар белән беррәттән концерт халкыбызның матур-матур биюләре, сәхнә күренешләре белән үрелеп барды. Моннан тыш «Березка» балалар бакчасы сабыйларының, урта мәктәп укучыларының, «Чишмә» фольклор коллективының, шулай ук «Гигант» хуҗалыгының яшь белгече, баянчы Айнур Хәбибрахмановның чыгышларын халык бик яратып тыңлады, дип яза безгә Яңа поселогы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина.

Яңа Сарайлы авылында Әниләр көненә багышлап бик матур чара оештырылды. Клуб хезмәткәре Гөлия Сәлимова тырышлыгы белән бик мулдан өстәл әзерләнгән иде, хәтта үзе бәлешен дә пешереп алып килгән. Концертны исә «Нур» ветераннар клубы оештырды, дип газетада үзенең тәэсирләрен уртаклаша Гөлчәчәк Ибраһимова.

Минем без, өлкәннәрне, шулай бергә җыеп, күңелләребезне күтәрүче Гөлиябез турында тәфсилләбрәк язасым килә. Клуб эшен ул бөтен гаиләсе белән башкара дисәк тә хата булмастыр. Авылда бәйрәм уздырганда ул Яңа Сарайлы халкын өйләренә дә барып чакыра, бер уңайдан өлкәннәрнең хәлләрен белеп чыга, җәяүләп клубка килә алмаганнарны ире Илгиз белән машинада алып килә. Гаиләләрендә Гөлияләр дүрт буын бергә тату һәм дус яшиләр, каенанасы Флюрә апаны тәрбияли. Ул гомер буе «Гигант» совхозында сыер сауган, бүген аяклары йөрми. Гөлиянең инде үзенең дә оныклары үсеп килә. Сарай тутырып мал асрыйлар, бик тырышлар. Клуб эшеннән кала, Гөлиянең өлкәннәргә ярдәме турында да әйтәсем килә. Авылда күпчелек картлар яши. Аларга ул кибеттән ашамлыгын да алып кайтып бирә, почтага түләүләрен дә түли, кирәк икән, улы яки ире белән машинага утыртып, өлкәннәрне Чаллыга больницага да алып бара. Шуңа күрә мәдәни кичәләр оештырганы өчен генә түгел, Гөлиябезгә халык бик күп яктан рәхмәтле.

Әниләр көне дә өлкәннәр күңеленә онытылмаслык бер вакыйга булып кереп калды. Концертка Югары Байлар авылыннан оста гармунчы һәм баянчы Рәсим Гыйльфанов килгән иде. Ул хромкада халык көйләрен сыздырды. Үзешчән артистларыбыз Фәрия Бикеева, Сәбилә Юмагулова, Иске Гәрдәледән Нәрия Гыйльмиева, Гөлсәрия Самойленко, Гүзәлия Попова, Яңа поселогыннан балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләүче Эльмира Маликова, Яңа Сарайлыдан Хәния Батталова бик оста итеп чыгыш ясадылар. Гайсә Садриев үзе гармунда уйнап җырлады. Инде 70 яшьтә булуыма карамастан, үзем дә җыр-биюләр башкардым, алып та бардым.

Инде хәзер 2018 елны каршыларга әзерләнәбез, көн саен Яңа поселогы мәдәният йортына репетицияләргә йөрибез, дип яза Гөлчәчәк Хаҗиевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев