Балалар бакчасында да су чыгару юлы яңартылды
Шушы көннәрдә Бәтке авылындагы «Аленушка» балалар бакчасының да канализация системасын яңарттылар. Ул шулай ук бакча төзелгән вакытта - моннан 50 еллар элек салынган булган. Торбалары нык тузган, соңгы вакытта су тыгылып интектергән. Җирлектә эшләүче оешма-предриятиеләр, шәхси затлар бергәләп, әлеге су чыгару юлын төзекләндерү юлын тапканнар. «Бәтке коммуналь челтәрләре», «Доверие» идарә...
Шушы көннәрдә Бәтке авылындагы «Аленушка» балалар бакчасының да канализация системасын яңарттылар. Ул шулай ук бакча төзелгән вакытта - моннан 50 еллар элек салынган булган. Торбалары нык тузган, соңгы вакытта су тыгылып интектергән. Җирлектә эшләүче оешма-предриятиеләр, шәхси затлар бергәләп, әлеге су чыгару юлын төзекләндерү юлын тапканнар. «Бәтке коммуналь челтәрләре», «Доверие» идарә компаниясе, «Камский сапропель» предприятиесе, Нефтебаза торак-милекчелек ширкәте, шәхси тракторы белән Алексей Красмик, бакча хезмәткәрләре җирлекнең башкарма комитеты җитәкчелегендә әлеге эшне башкарып чыкканнар. «Бакчага үз балаларыбыз йөри, барысы да шулар өчен эшләнде. Әгәр бюджет акчасына эшлисе булса, 200 мең сумлап кирәк булыр иде. Өмә рәвешендә килеп чыкты инде бу. Үтенечне аяк астына салмаганнары өчен барысына да зур рәхмәт», - диде җирлек башлыгы Максим Ионычев. Канализация юлын әле шушы көннәрдә генә тапшырдылар. Инде аннан су чыгарыла башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев