Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча җирен хосусыйлаштырырга ашыгыгыз

2022 елның 1 мартында бакча участокларын түләүсез хосусыйлаштыру вакыты тәмамлана.

«Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында» 2001 елныӊ 25 октябрендәге 137-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2019 елның 1 январена кадәр бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгын алып бару өчен төзелгән коммерциясез оешмалар әгъзалары һәм шундый коммерциясез оешмаларны үзгәртеп оештыру юлы белән төзелгән бакчачылык яки яшелчәчелек коммерциясез ширкәтләр әгъзалары 2022 елның 1 мартына кадәр, күрсәтелгән коммерциясез оешмаларга әгъза булып керү датасына карамастан, бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгы алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлеген, сатулар үткәрмичә, түләүсез милеккә алырга хокуклы, әгәр мондый җир кишәрлеге  тулаем алганда түбәндәге шартларга туры килсә:
– җир кишәрлеге ширкәткә (яки күрсәтелгән ширкәт төзелгәндә башка оешмага) 2001 елның 30 октябренә кадәр бирелгән җир кишәрлегеннән төзелгән, җир кишәрлекләрен күрсәтелгән берләшмә әгъзалары арасында бүлү турында гомуми җыелыш карары белән гражданга бүлеп бирелгән һәм гражданлык әйләнешеннән алынмаган (әйләнештә чикләнмәгән). 
Гамәлдәге законнар буенча бакча кишәрлеген түләүсез хосусыйлаштыру вакыты 2022 елның 1 мартында тәмамлана. 
Әгәр дә бу срок озайтылмаса, әлеге датадан соң бакчачыларга җир кишәрлекләрен сатып алырга туры киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев