Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча җирен хосусыйлаштырырга ашыгыгыз

1 мартта бакчачылык ширкәтләре әгъзаларына бушка җир бирү вакыты тәмамлана. Аукционда катнашмыйча гына җирле үзиадарә органнарыннан бушка җир алу хокукыннан 2019 елның беренче январена кадәр оешкан, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте әгъзалары файдаланырга өлгерәләр әле.  ТР буенча Росреестр идарәсенең күчемсез милекне теркәү бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева:

– Республика Росреестрына дистәләгән еллар буена бакча җирләре, бакча өйләре булып, бу хакта кулларында бакчачы кенәгәсеннән кала башка бер документы да булмаган кешеләр мөрәҗәгать итә. Гамәлдәге закон буенча бакча участогын бушлай хосусыйлаштыру бу елның 1 мартында тәмамлана. Әгәрдә ул вакыт озынайтылмаса, әлеге датадан соң бакчачыларга җир участокларын сатып алырга туры киләчәк, – диде ул. 
 Җир участогын бушлай хосусыйлаштыру, әлеге җирләрнең бакчачылык ширкәтләренә бирелгән җирләрдән 2001 елның 30 октябренә кадәр оешкан булып, гражданинга җир участогы берләшмә әгъзаларына җир участокларын бүлеп бирү турындагы гомуми җыен нигезендә бирелгәндә генә башкарыла ала. Моннан тыш, әлеге җир участокларының гражданлык әйләнешеннән алынмавы шарт булып тора (әйләнеше чикләнмәгән). 
   РФ Җир кодексы нигезендә җир участокларын бирү белән җирле үзидарә органнары шөгыльләнә. Шуңа күрә бакча җирләрен хосусыйлаштырырга теләгән гражданнарга бу эшне башкарып чыгар өчен Росреестрга түгел, ә гариза һәм кирәкле документларны (участокның урнашу схемасы, җир участокларын бүлеп бирү турындагы бакчачылык ширкәте әгъзаларының гомуми җыелыш беркетмәсе) участок урнашкан муниципаль берәмлек администрациясенә тапшырырга кирәк. 
 Документларны тикшергәннән соң муниципалитет бушлай җир участогын бирү турында карар кабул итә һәм карар кабул ителү көненнән алып 5 көннән дә соңга калмыйча, Росреестрга дәүләт теркәвен рәсмиләштерү өчен акт җибәрә. Аннары хокукны теркәү турында ЕГРН выпискасы биреләчәк. Дәүләт теркәве үткән өчен дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булмаячак. 
/ Фото редакция архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев