Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыр чакта ярдәм иттегез

Кадерле кешеләребез – улыбыз, туганыбыз Тимур һәм киленебез Алсу Прохоровларны көтмәгәндә-уйламаганда мәңгелеккә югалттык. Әле бу хәлләр төш кенә кебек, ышанасы килми, ышана алмыйбыз да... Матур итеп никах укытып, киләчәккә якты планнар корып, яши генә башлаганнар иде бит... 

Тимур белән Алсуны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Урам да, зират та халык белән тулы иде. Иңнәр күтәрә алмаслык авыр хәсрәт кичергән көннәребездә безгә рухи һәм матди ярдәм күрсәткән, балаларыбызны яраткан, Тимурыбызның гаепсез булуына ышанган, аларны хөрмәт иткән барлык авылдашларга, күршеләргә, дусларга, якыннарга олы рәхмәтләребезне әйтәсе килә. Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильевка Тимур һәм Алсу турында ихластан сөйләгән җылы сүзләре, авыл яшьләре белән җыелышып матди ярдәм күрсәтүләре өчен без чиксез рәхмәтле. Фаҗига булган кичне күршеләребез Савиннар гаиләсенең бик зур булышлыгын тойдык. Урамга җыелган дистәләгән кешене өйләренә алып кереп кайнар чәй эчерттеләр, рухи яктан да бик нык ярдәм иттеләр. Фельдшерыбыз Лилия Павлова яныбыздан китмәде. Кабер казучыларга  – авыл ир-атларына, Тимурның Чаллыдан җыелып кайткан хезмәттәшләренә аерата зур рәхмәтләрне әйтәсе килә.
Балаларыбыз тыныч йокласын, яткан гүрләре киң булсын иде. Мондый авыр кайгыны беркемгә дә күрергә язмасын.
Мәрхүмнәрнең әтисе, туганнары.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев