«Авылымның капка төбе» кичәсе Яңа Бүләктә үтте
Яңалыклар

«Авылымның капка төбе» кичәсе Яңа Бүләктә үтте

Яңа Бүләк авылында «Авылымның капка төбе» исемле җыены үткәрелде.

Кичәгә 44 ел дәвамында авылда фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе булып хезмәт иткән, халкыбызның мәхәббәтен казанган Минзилә Халит кызы Салахованың капка төбе хуҗа булды.
Минзилә ханым 1981 елда Сарман районы Юлтимер авылыннан Яңа Бүләккә килен булып килгән. Озак еллар буе авыл сәламәтлеген саклау өчен тырышкан.

Кичәдә менә шундый данлыклы гаиләнең капка төбендә күңелле бер җыен булды. Гармун моңнары астында җырчылар Кифая Вәлиева (Салаховларның 9 баласының берсе), Фирдәвис Идрисов, Нәзир һәм Назыйм Гыймазетдиновлар, Сәлмән Әхмәтҗанов, Гөлия Минһәҗетдинова, биюче Флүрә Сәлахова (шул ук нәсел килене) күңел ачтылар. Шулай ук Казаннан килгән кунак егете Марсель Баһавиев курайда татар көйләрен оста башкарды. Таулык һәм Теләнче Тамак авылларыннан килгән гармунчылар да үз осталыкларын күрсәттеләр.

Җыр-биюләр, күңелле әңгәмәләр белән үткән кичә авылдашларыбызның күңелен җылытып, истәлектә калды!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев