Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда әниләрне хөрмәтләп, күңелле кичә-концертлар үтте

Югары Суыксу авылында Әниләр көненә багышланган ветераннар очрашуы узды. Авылыбызның әниләре бәйрәмгә матур итеп киенеп, тәмле-тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр иде. Түбән Суыксу авылының «Яшь йөрәкләр» ансамбле катнашуы да күңелләргә ямь өстәде. Бәйрәмебезгә килгәннәр бай табын өстәле янында үткәннәрне искә алдылар. Ансамбль әгъзалары Лилия Гыйззәтуллина, Гөлзаһира Шәйхуллина, Икълимә Саттарова, Мария...

Югары Суыксу авылында Әниләр көненә багышланган ветераннар очрашуы узды. Авылыбызның әниләре бәйрәмгә матур итеп киенеп, тәмле-тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр иде. Түбән Суыксу авылының «Яшь йөрәкләр» ансамбле катнашуы да күңелләргә ямь өстәде. Бәйрәмебезгә килгәннәр бай табын өстәле янында үткәннәрне искә алдылар. Ансамбль әгъзалары Лилия Гыйззәтуллина, Гөлзаһира Шәйхуллина, Икълимә Саттарова, Мария Хәйруллина, Илгизә Мортазиналар башкаруында татар халык җырлары яңгырады. Алсу Арсланова, баянчыбыз Рәшит Мәүләвиев бәйрәм белән котлап, әниләр турында матур җырларын бүләк иттеләр. Нәфис сүз остасы Рәфкать ага Нуриев көлкеле, шаян шигырьләре белән күңелләрне ачты. Очрашуны Инзилә Садыйкова оештырды, ә ветераннар аңа рәхмәтләр укыдылар, дип хәбәр итәләр безгә.

«Татарстан» совхозы поселогында «Дөньяда әнидән дә газиз кеше юк» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Кнәз мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Әниләрне бәйрәмнәре белән «Лебедушка» һәм Сосновый Бордан «Солнышко» балалар бакчалары сабыйлары, мәктәп укучылары, шулай ук Кнәз авылының мәдәният йорты үзешчәннәре тәбрикләде. Котлау сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова һәм ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова чыгыш ясадылар. Бәйрәмебезне үтә дә җылы итеп Кнәз мәктәбе укучылары Гөлнара Мингатина, Вадим Коловский, Ландыш Гатауллина һәм Фаил Арисов алып бардылар. Тамашачылар «Задоринки» балалар фольклор коллективы, «Айбагыр» керәшен ансамбле, «Русский звон» фольклор коллективы, «Славица» вокал ансамбле, «Умырзая» хореография коллективы (алар кытай, бәләкәй бәбкәләр һәм шаян биюләр башкардылар), «Non-stop» эстрада вокал төркеме (җитәкчеләре Сергей Шакирҗанов) чыгышларын бик яратып кабул иттеләр, аларга гөрләтеп кул чаптылар. Әниләребез, әбиләребез аеруча да мөкиббән китеп Рәзинә һәм Әхәт Аитовлар, Фирдәүс Вәлиев, Ринат Хәйруллин, Владимир Веретенников, Анна Чуйкина, Ләйсән Абражаева, Вероника Цитркоп башкаруындагы җырларны тыңладылар. Шунысы сөенечле: балалар сәхнәгә менеп, әниләрен тәбрикләделәр, чәчәкләр, әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Авылыбызда Әниләр көне елдагыча бик матур, эчтәлекле үтә, быелгысы да аннан бер дә аерылып тормады.

Моннан тыш Кнәз авылының мәдәният йорты һәм «Волонтер» оешмасы әгъзалары «Сезнең алда башыбызны иябез, Әниләр» дип аталган махсус акция дә оештырдылар. Без ул көнне солдат аналары - Елена Пучининаны, Вера Попованы, Наталья Максимованы бәйрәм белән тәбрик иттек, чын ирләрне - Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйттек, истәлекле бүләкләр тапшырдык. Соңыннан исә поселок урамнарына чыгып, әниләргә котлау открыткалары тараттык, махсус түштамгалар бүләк иттек, дип яза безгә хәбәрчебез Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев