Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автомобильне Кече Шилнә авыл җирлегенә кайтарырга карар иттеләр

Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында ТР Тукай муниципаль районы муниципаль милеген тартып алу турындагы мәсьәлә каралды. Көн тәртибендәге бердәнбер сорау белән Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча комиссия рәисе Роза Әбделмәнова чыгыш ясады. Ул депутатлар игътибарына район Советының «Тукай муниципаль районы...

Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында ТР Тукай муниципаль районы муниципаль милеген тартып алу турындагы мәсьәлә каралды. Көн тәртибендәге бердәнбер сорау белән Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча комиссия рәисе Роза Әбделмәнова чыгыш ясады. Ул депутатлар игътибарына район Советының «Тукай муниципаль районы муниципаль милеген тартып алу турында»гы карар проектын тәкъдим итте. Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 131нче Федераль Законның (06.10.2003) 50, 51 маддәләренә нигезләнеп, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыннан 2012 елгы «HYUNDAI IX 35» автомобилен районның «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенә күчерү өчен депутатларның ризалыгын сорады. Автомобильнең беренчел бәясе - 887 мең 151 сум 95 тиен. Карар проекты тавыш бирүгә куелды. Күпчелек тавыш белән карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев