Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиядән хатлар язу – Кнәз авыл җирлеге егетләренең матур гадәте

Солдатлар белән аралашу соңгы вакытта кәрәзле телефоннарга күчә барса да, Кнәз авыл җирлеге егетләре элеккеге матур традицияне - армиядән хатлар язу гадәтен югалтмый. Аларның хатлары җирлектә һәр ел саен үткәрелеп килә торган «Солдат хатлары укыганда» дип аталган кичәдә укыла. Мондый хәрби-патриотик чара быел да 22 февраль көнне «Татарстан» совхозы поселогының...

«Поселокта солдатларның үзләре, аларның хәрби командирлары белән хатлар язышу традициясе узган гасырның 90нчы елларыннан ук килә инде, - дип сөйли мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева. - Без 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан командирлар белән махсус элемтәгә керәбез, шундый чара үткәрәчегебезне әйтәбез, алар безгә җавап итеп егетләребез турындагы фикерләрен язып җибәрә. Быел да командирлардан бик җылы эчтәлекле хатлар алдык», - ди ул. Хатлар «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йортына, директор Тамара Тузееваның үзенә юлланган.

Җирлектән бүген җиде ир-егет Ватан алдындагы хәрби бурычын үти. Рәмис Зарипов - Новосибирск шәһәрендә, Александр Самойлов - Санкт-Петербург янындагы Горелово поселогында, Роман Новокрещенов - Алтай краеның Первомайский районында, Станислав Веретенников - Тольятти шәһәрендә, Антон Тюмкин - Ленинград өлкәсенең Луга шәһәрендә, Илназ Хәмәтов - Кострома шәһәрендә (аның фотосы 1нче биттә), Станислав Белов Ростов өлкәсенең Октябрь районы Казачьи Лагеря поселогында хезмәт итә. Әти-әниләренең әйтүенчә, алар барысы да йөзгә кызыллык китермичә, лаеклы рәвештә хәрби бурычларын үтиләр.

22 февраль көнне үткәреләсе кичәдә егетләрнең үзләреннән, командирларыннан килгән хатлар укылачак. Чарага солдатларның әти-әниләре, туганнары чакырылган. Егетләребез үз хатларында әти-әниләре өчен җырлар да сорап язган - алар барысы да үтәләчәк. Моның белән бергә, бүгенге хәрбиләрнең әтиләренең, абыйларының, әлеге чараны үткәрә башлаган 90нчы еллар солдатларының хатларын уку да күз алдында тотыла.

Шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә гомерләре өзелгән егетләрнең әти-әниләренә аерым хөрмәт булачак, Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайткан ир-егетләргә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына да махсус урын биреләчәк, алар булачак солдатларга үз киңәшләрен җиткерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев