Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Апрель башында Татарстан елгаларында боз ныклап эри башлаячак

Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.

«Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәгенең мәгълүматлары буенча, кечкенә елгаларның боздан арынуы апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә, ягъни киләсе атнада бозның актив эрү һәм ватылу процесслары башланачак», — диде Регина Гаязова. Аның сүзләренчә, Куйбышев сусаклагычының боздан арынуы һәм кече елгаларның ачылуы күпьеллык уртача даталар чигендә булачак.

Яз үз хокукларын тулысынча үз кулына ала, бозлар эри һәм табигать уяна. Бу чорда су буйларында аеруча сак булырга онытмагыз!

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев